Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Әлеге искиткеч бәйрәм туган як язмышына битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Республика көне безгә искә төшерә: безнең көч – бердәмлектә!
Бүген без илебезнең иң үсеш алган һәм уңышлы төбәкләренең берсендә яшибез. Республиканың көче һәм горурлыгы – аның күпмилләтле халкы, төрле конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулык.
Бу бәйрәм көнендә барлык югары осланлыларга сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Үз гаиләсе хакына иҗат эшчәнлегендәге уңышлар, туган республикабызның чәчәк атуы.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зыятдинов