Шәһәрләр һәм авыллар тантаналы, бәйрәмчә күренеш ала. Татарстан халкы, милләтеннән бәйсез рәвештә, урам тамашаларына чыга һәм массакүләм чараларда катнаша.
Әлеге искиткеч вакыйганы бәйрәм итү кысаларында Югары Ослан авылы Яшьләр клубы балалар һәм өлкәннәр өчен ял кичәсе уздырды.
Балалар өчен клубның 2 нче катында тик ток кичәсе узды. Безнең яшь аниматорлар балаларны мультфильмнар, биюләр һәм башка бик күп кызыклы уеннар белән күңел ачтылар.
Балалар белән шөгыльләнгән вакытта безнең яшь аниматорлар өлкәннәр музыка астында тыныч кына урам кафесында ял итә алалар.
Кичә традицион бәйрәм салюты белән тәмамланды, ул Казан өстендәге күкне яктыртты.