Кичә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Көнендә дискотека белән бәйрәм программасы узды.
Тамашачылар өчен "Грильяж" вокаль коллективы һәм "Blackdimondsshow"махсус кунаклары чыгыш ясады
«Югары Ослан дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ хезмәт коллективы белән очрашу
2022 елның 31 августы, чәршәмбе
Бүген, 2022 елның 31 августында һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов «Югары Ослан район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең хезмәт коллективы белән очрашты. Ул хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Югары Ослан муниципаль районы территориясендә африка дуңгыз чумасы белән көрәшне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен коллективка Рәхмәт хаты тапшырды. Фидакарь коллектив хезмәте, югары һөнәри осталыгы, вазифаи бурычларын намуслы башкаруы өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри уңышлар теләде. Аннары район башлыгы коллективның үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап бирде.