Бүген Вконтакте "Югары Ослан районында яшим" рәсми төркемендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин "гражданнарның үзара салымы"темасына туры эфир үткәрде.
Сергей Викторович гражданнарның үзара салымы җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр, дип җентекләп сөйләде. Аларны җәлеп итүне стимуллаштыру өчен республика бюджетыннан муниципалитетлар бюджетларына өстәмә акча бүлеп бирү каралган. Республика бюджетыннан үзара салым акчасының 1 сумына 4 сум нисбәтендә билгеләнгән.
Вконтакте төркемендә турыдан-туры эфир язмасын тыңларга һәм үзләрен кызыксындырган сорауны комментарийда бирергә мөмкин.