Бүген, 5 сентябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында районның мәгариф учреждениеләрендә туклану, районда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү, 2022-2023 елларның яңа җылыту сезонына котельныйларның әзерлеге мәсьәләләре каралды һәм урып-җыю эшләренә йомгак ясалды.