Иннополис университеты беренче сигез аспирантны чыгарды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Иннополис университетында ИТ-югары уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру һәм беренче курс студентларын хөрмәтләү булды.

Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.

2022 елда югары уку йортын 157 студент тәмамлый, шуларның 22се кызыл диплом ала. Моннан тыш, университет беренче тапкыр аспирантлар чыгарды — алар тугыз иде.

"Иннополис университеты бүген югары сыйфатлы тикшеренүләр һәм белем бирү процессы булган дәрәҗәле халыкара югары уку йорты, шулай ук уникаль профессор-укытучылар составы булып тора, — диде Роман Шәйхетдинов. -Иң мөһиме, югары уку йорты ИТ-индустрия ихтыяҗлары белән интеграцияләнгән, шуңа күрә университетны тәмамлаучылар зур ихтыяҗга ия һәм үзләрен эре ИТ-компанияләрдә дә, шулай ук үзләренең уңышлы стартап-проектларын булдыруда да табалар».

Чыгарылыш кичәсе белән бер көнне беренче курс студентларына багышлау үткәрелә. Быел университетка 431 кеше укырга кергән, монда барлыгы 1000нән артык студент укый.

«Яңа уку елын беренче тапкыр 1000 студент белән башлыйбыз. Моннан тыш, кампус территориясендә тулай торакларның яңа корпуслары төзелеше бара, бу безгә якын киләчәктә тагын 1000 студент кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләде Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин.

"Татар-информ"МА чыганагы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International