Югары Ослан районының хөрмәтле финанс тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – финансистлар көне белән котлыйм!
Акчаларны дөрес планлаштыру һәм бүлү, аларны тотуның нәтиҗәлелеге белән идарә итү, консолидацияләнгән бюджетның керем чыганакларын үстерү, бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү – бүгенге көндә район финансистлары алдында торган катлаулы бурычлар.
Сезнең тырыш хезмәтегез киләчәктә дә Югары Ослан районының социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, киләчәктә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Башкарма комитет җитәкчесе Шакиров И. И.