Районда Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек ахырына якынлаша. Җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау Печище, Яр буе Морквашы, Куралово, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы, Октябрь һәм Килди авыл җирлекләрендә узачак.
Өч сәяси партиядән депутатлыкка барлыгы 47 кандидат тәкъдим ителгән. Бердәм Россия - 3 кандидат, Гадел Россия һәм ЛДПР - 6 кандидат һәм үз - үзләрен тәкъдим итүчеләр-32 кеше.
Сайлау кампаниясе кысаларында депутатлар үз округларында сайлаучылар белән очраштылар. Халыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, Бердәм тавыш бирү көне 11 сентябрьдә узачак.