Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «үз белемнәреңне уртаклашыгыз» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында түгәрәк өстәл узган. Римма Троицкая - хезмәт ветераны, район ветераннар советы рәисе, «Россия тарихында авыл тарихы»дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул туган як тарихын, кешеләрне белә һәм үзенең бәяләп бетергесез белемнәрен үсеп килүче буынга тапшыра. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм спикерның сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында барысы бергә чәй эчтеләр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.