Ярминкә оешкан төстә үтте

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрьдә республиканың эре шәһәрләрендә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Безнең район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бу ярминкәләрдә актив катнашучылар булып торалар. Безнең район башкаланың Яңа Савин районына беркетелгән. Ярминкә оешкан төстә үтте. Ярминкәдә катнашучылар азык-төлекнең киң ассортиментын алып килделәр: сыер ите, сөт, бәрәңге, яшелчәләр, май, икмәк һәм кондитер әйберләре, алма, үсентеләр һәм башкалар. Шәхси хуҗалыклар хуҗалары активлык күрсәттеләр. Киләсе ярминкә 2 атна эчендә була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International