Югары Ослан гимназиясе базасында һөнәри юнәлеш бирү буенча 9-11 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Бу очрашуга КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты эш бирүчеләре белән хезмәттәшлек үзәге мөдире Светлана Царева һәм бүлек белгече Любовь Лисенкова чакырылган иде.
КФУ хезмәткәрләре булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын кабул итү процедуралары һәм 2022 нче елда учреждение базасында 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен ачыла торган психологик-педагогик класс эше турында сөйләделәр. Психологик-педагогик класс укытучылар һөнәренең абруен күтәрү һәм чыгарылыш укучыларын югары уку йортын сайлауга җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Бу чарада шулай ук 2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәсьәләләре, ата-ана һәм булачак чыгарылыш укучысы белергә тиешле төп моментларга басым ясалды.