16 сентябрьдә Кукмара поселогында "Сабантуй-2022" гә йомгак ясау һәм планлаштырылган "Сабантуй-2023"бәйрәмнәрен уздыру буенча күчмә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Гөлфия Абдуллина, мәдәният бүлеге начальнигы Анна Елисейчева һәм "ҮКС ВМР" МБУнең сәнгать җитәкчесе Гүзәл Филичева катнашты.
Көн тәртибендә муниципаль районнарда "Сабантуй" татар милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү төп мәсьәләләр булып торды. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев бәйрәмне уздырудагы хаталарга басым ясады һәм программада нинди элементлар катнашырга тиешлегенә ачык күрсәтмәләр бирде.