Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кукуруз силосы салу исәбенә азык запасын арттыра. Бүгенге көндә траншеяларга 7607 тонна силос салынган. Азыкның гомуми күләме-1 баш терлеккә 22,1 центнер азык берәмлеге. Район буенча кукуруз өчен мәйдан барлыгы 1984 гектар тәшкил итә.