Kazan Digital Week Халыкара форумы 2022

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 сентябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Казан шәһәрендә Kazan Digital Week 2022 халыкара форумында катнашты.

"Туристик җәлеп итүчәнлекне арттыру коралы буларак территорияне брендлау" секциясендә ул спикер иде.

- Туристлык-рекреацион потенциалын бәяләү нәтиҗәләре буенча Югары Ослан районы географик яктан уңайлы урнашу, транспорт үтемлелеге, табигыйшшафтларның матурлыгы, бай тарихи һәм мәдәни мирас, халыкара чаралар уздыру тәҗрибәсе хисабына республиканың иң кызыклы урыннарының берсенә керә», - дип билгеләде Марат Галимҗанович.

Kazan Digital Week форумы инде өченче тапкыр уздырыла. Быел анда 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнаша. Форум программасында интеллектуаль транспорт системаларына, санлы индустриягә, кибер куркынычсызлыкка, медицина, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгында һәм башка өлкәләрдә санлы технологияләргә багышланган 120 чара бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International