Бөтенроссия тикшерү эшләре

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр районның барлык мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. ВПР уздыруның максаты - төп фәннәр буенча укучыларның уку казанышлары дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирүче белем сыйфатын мониторинглау.
Эшне язу өчен билгеле бер вакыт бирелә: башлангыч сыйныф укучылары өчен – бер тулы дәрес (45 минут), урта сыйныф укучылары өчен – 1 сәгать (60 минут), ә өлкән сыйныф укучылары өчен – сәгать ярым, ягъни 90 минут.
Бәяләү критерийлары да элеккечә кала, һәр дөрес эш өчен баллар бирелә. ВПР нәтиҗәләре йомгаклау һәм еллык күрсәткечләргә тәэсир итми, шулай ук алар аттестатларда да исәпкә алынмый.
Агымдагы уку елында районга мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты хезмәткәре Наталья Железкова килде, ул Шеланга урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча ВПР оештыру һәм үткәрүне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International