Югары Ослан муниципаль районы башлыгының профсоюз активы белән очрашуы

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бүген, Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне алдыннан, профсоюз активистларының Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов белән очрашуы булды.

Профсоюз оешмаларының район Координация советы рәисе Лилия Хөрмәтуллина җыелганнарга профсоюз хәрәкәте үсеше, проблемалар һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.

Профсоюз активистлары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм дәүләт учреждениеләре вәкилләре район башлыгына актуаль сораулар бирә алдылар.
Очрашуны тәмамлап, Марат Галимҗан улы район активына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International