Югары Ослан район Советының актлар залында район башлыгы урынбасары С.Осянин рәислегендә агымдагы хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
Авыл җирлекләре башкарма комитетларының җәйге чорда торак пунктларны чабканда файдаланган техника өчен бурычларын бетерү, грантлар чыгымнарын гамәлгә ашыру, юлларны кышкы карап тоту, социаль объектларга җылылык җибәрү һәм 2023 елда үзара салым турында мәсьәләләре каралды.
Җирлек башлыклары, «ТР Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе» МКУ җитәкчесе Габдрахманова Халидә, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары Федотова Юлия, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей чыгыш ясадылар.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде