Яр буе Морквашы авылында Пушкин урамына асфальт-бетон катлам җәю эшләре төгәлләнеп килә.
Бүгенге көндә машиналар йөрү өлеше тулысынча яңартылган, подрядчы оешма «Татавтодор» АҖ съездлар куя.
Эшләр «торак пунктларда, юл фонды акчалары хисабына юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү»программасы кысаларында алып барыла.