Бүген Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасы Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш муниципаль районнарының ЗАГС бүлекләре арасында «Татарстан Республикасында граждан хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды.
Һөнәри осталык бәйгесенең финалына түбәндәгеләр чыкты: Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече Ләйлә Хәмзә кызы Хәбирова («никахлашу тантанасының иң яхшы алып баручысы» номинациясендә җиңүче) һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шерали кызы Шәрәфетдинова («исем кушу тантанасының иң яхшы алып баручысы»номинациясе).