Укыту буенча җитәкчеләр урынбасарлары киңәшмәсе

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге этапта мәктәпкә карата социаль таләпләр сыйфат ягыннан үзгәрде. Димәк, УЭ буенча директор урынбасары үз эшен бу үзгәрешләрне исәпкә алып, яңадан торгызырга тиеш. Бүген алар педагогик процессны оештыру, белем бирү программаларын һәм дәүләт белем бирү стандартларын үтәү өчен җавап бирәләр, укучыларның белем сыйфатын контрольдә тоталар, мәктәптә методик эш алып баралар, педагогик инновацияләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнәләр, укытучыларның педагогик культурасын күтәрү буенча эшчәнлекләрен стимуллаштыралар.
Югары Ослан гимназиясе базасында узган киңәшмәдә  бу юнәлешләрнең барысы да «Мәгариф бүлеге» методистлары тарафыннан уку эшләре буенча урынбасарлар белән бергә каралды һәм фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International