Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Югары Ослан авылының үзәк мәйданында булачак өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Иртә таңнан көчле музыка яңгырады,авылдашларын каршы алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына ихлас күңелдән котлау сүзләре, күңелле җырлар юлладылар. Халыкны котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров һәм ветераннар советы рәисе Римма Троицкая сәламләде. Бу көнне зирәк авылдашларына авыл хуҗалыгы товарларына ташламалар һәм сатып алуларны бушлай алып кайту мөмкинлеге бирелде. Шулай ук бушлай чәй мәҗлесе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International