Гаилә тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү

2022 елның 30 сентябре, җомга

2022 елның 30 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Баранов Юрий Михайлович һәм Александра Сергеевна гаилә тормышының алтын юбилярларын котлау тантанасы узды. Бергә яшәгән Барановлар гаиләсе, бу чын байлык. Алар, авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, һәрчак бергә булдылар, кайгы һәм шатлык уртаклаштылар, тату һәм нык гаиләне саклап кала алдылар.

Барановлар бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан «районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, тынычлык һәм озак еллар бергә бәхетле тормыш теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зыятдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аларның адресына туганнарыннан һәм якыннарыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International