Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2022 елның 30 сентябре, җомга

Бүген Югары Ослан район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә агымдагы хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары белән чираттан тыш киңәшмә узды.

Көзге чорда гидротехник корылмаларның куркынычсызлык темасы актуаль, бу турыда Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, ТКХ, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары Черменский Максим сөйләде.

Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларына зона семинар-киңәшмәсенә әзерлек эшен активлаштырырга тәкъдим итте, ә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин 2023 елгы үзара салым темасын яктыртты. Шулай ук районның торак пунктларын газлаштыру темасы да каралды.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International