Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

2022нче елның 29нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында һәм «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектының ресурс үзәге чаралары планы нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы циффрлы мәктәбе – 2022» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасын үткәрде.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән , Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна , «Ачык мәктәп»платформасының методик хезмәт  җитәкчесе Кудимова Наталья Вячеславовна мөрәҗәгать иттеләр.
Бүләкләү тантанасына «Татарстан Республикасы циффрлы мәктәбе лидеры – 2022» республика конкурсының 25 педагогы, финалисты һәм 15 гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе, «Ачык мәктәп» платформасының актив катнашучылары чакырылды.
«Татарстан Республикасы циффрлы мәктәбе лидеры – 2022» III республика конкурсында җиңүче Дипломын Зиннуров Н.Ш. исемендәге Югары Ослан гимназиясенең    физика һәм информатика укытучысы Штатнова Л. Е. тапшырылды.!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International