Бүген, 4 октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 3 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен җир участогы бүлеп бирү, янгыннан соң матди ярдәм күрсәтү һәм күпфатирлы йортта фатир газлаштыру.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әңгәмә вакытында әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.