3 октябрьдә Иннополис балалар бакчасында «Мәгарифтә персональләштерелгән алым» Бөтенроссия семинар-практикумы утырышы узды. Семинарның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән тәрбия-белем бирү процессын оештырганда педагогларга гамәли һәм методик ярдәм күрсәтү.
Гамәли өлештә балалар бакчасының әйдәп баручы тәрбиячеләре физик культура, вокал, логопедия, мәктәпкә әзерлек буенча дәресләр күрсәттеләр. Теория өлешендә «заманча технологияләр ярдәмендә танып белү эшчәнлеген индивидуальләштерү» дигән доклад белән Санкт-Петербург кунаклары, шулай ук Иннополис балалар бакчасында белем бирү мохитен циффрлаштыру проекты кураторлары чыгыш ясады. Мәктәпкәчә белем бирү буенча директор урынбасары Илсөяр Эльдар кызы Вәлиуллина балалар бакчасына экскурсия үткәрде, аның барышында барлык катнашучыларга учреждениенең фән-пространство тирәлеге ничек төзелгәнен күрү мөмкинлеге бирелде