Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

5 октябрьдә район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина һәм район Советының оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе Надежда Пичугина муниципаль район башлыклары белән видеоконференция режимында гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп башкарыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү механизмын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә эшендә катнаштылар.

Киңәшмә барышында шулай ук җирлек башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә бүлеп бирелгән хезмәт автотранспортын куллануның нәтиҗәлелеге, шулай ук «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы»ассоциациясенең XVII съездын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Әлеге киңәшмәне ТР Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International