Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узган

2022 елның 7 октябре, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да Өлкәннәр декадасы кысаларында чаралар уздырыла. Бәйрәм программасы белән район мәдәният йорты артистлары да килгән иде. Алар төрле телләрдә шигырьләр, җырлар башкардылар, биеделәр. Өлкәннәр һәм инвалидлар һәр номерны "ура" да каршы алдылар, алкышладылар, җырладылар, ә күпләр, кунаклар артыннан үзләре дә бии башладылар. Интернат директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, мондый чаралар өлкәннәргә шатлык китерә, аларга яңа йөзләр күрү, аралашу ошый. Бу яшәүчеләрнең социализациясенә булыша, аларның аралашу күнекмәләрен үстерә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International