Видеоконференция режимында киңәшмә

2022 елның 7 октябре, җомга

2022 елның 5 октябрендә 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2023-2025 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауны тикшерү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, җирле үзидарә депутатлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары Советлары рәисләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләренең икътисад буенча урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды. Ул эшне ачып, федераль бюджетның үзенчәлекләре, федераль законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде.

2023-2025 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Доклад белән шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "КПРФ" депутатлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов йомгаклау чыгышында билгеләп үткәнчә, республика акчалар буенча яши һәм бюджет шактый балансланган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International