Бүген, 10 октябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында контейнер мәйданчыклары янында җыелган зур чүп-чарны чыгару, туклану сыйфаты һәм районның мәгариф учреждениеләрендә видеокүзәтү системаларын урнаштыру, «Безнең ишегалды»программасы буенча объектларда ачыкланган кимчелекләрне бетерү мәсьәләләре каралды.