Кичә, 9 ноябрьдә Байлар Сабасында «Татарстан Яңа гасыр»иҗтимагый оешмасы призларына ирләр командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды.
Әлеге ярышларга зона ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар чакырылган иде. Шул исәптән Югары Ослан муниципаль районы командасы да.
Ярыш көне нәтиҗәләре буенча безнең команда барлык катнашучыларны җиңеп, мактаулы беренче урынны яулады.
Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга киләсе уеннарда уңышлы чыгышлар телибез.