2022 елның 19 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында Югары Ослан районы эшкуарлары өчен «бердәм Ачык ишекләр көне» оештыра.
Районда яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуны кисәтү максатыннан, эшмәкәрләрне " бердәм Ачык ишекләр көне» ндә кабул итү телефон номерлары буенча алдан язылып башкарылачак:8(843) 71-5-62-07; 8(843)79 2 11 86.