2004 елдан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «Эколидер» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә, аның максаты әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүче предприятиеләрне, оешмаларны, гражданнарны һәм иҗтимагый берләшмәләрне ачыклау һәм бүләкләү. Барлык теләүчеләрне конкурста түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга чакырабыз: оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, экологик белем, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары. Гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр электрон адреслар буенча кабул ителә: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru -оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар; Leysan.Sattarova1@tatar.ru -экологик белем бирү, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар; Elena.Veselova@tatar.ru һәм Aliya.MingazovaN@tatar.ru -массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.
Экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Артемьева Ольга Владимировна, тел. (843) 267-68-11.
Бәйгенең нигезләмәсе(скачать)