Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов Югары Ослан районы Введенка Бистәсе мәктәбендә булды.
"Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" темасына хокук белеме буенча дәрестә актив катнашты һәм балаларга үзенең иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.
Владимир Владимирович укучыларның бик актив булуларын, аларны чын күңелдән тыңлауларын һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирүләрен билгеләп үтте.
Мондый очрашулар бик кирәк, ике як өчен дә файдалы һәм балалар гомер буе истә калырлык.
Ә мондый дәресләр–Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов инициативасы буенча очрашулар уздырыла һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашында районның барлык мәгариф учреждениеләрендә узачак.