Югары Ослан муниципаль районының хөрмәтле ветераннары һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Хәзерге дөньяда автомобиль транспортының әһәмиятен арттырып булмый. Бүген катлаулы юл хуҗалыгын карап тотуны һәм эксплуатацияләүне тәэмин итүчеләр бәйрәме. Бу җиңел эш түгел, ул югары фидакарьлек, осталык һәм җаваплылык таләп итә.
Эшегезнең әһәмиятен аңлаганыгыз, сабырлыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Югары Ослан районының юл комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннарына һәм, әлбәттә, бүгенге көндә аларның эшен ышанычлы дәвам итүчеләргә аерым рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, районыбыз иминлеге өчен яңа казанышлар телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. И.