Ярышларда Россиянең сигез төбәгеннән, өлкәләреннән, шәһәрләреннән 200дән артык кеше катнашты.
Димитровградта Ульяновск өлкәсе чемпионаты һәм ачык беренчелек тәмамланды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә беренче урынны 14 яшьлек Азамат Җумаев, 18 яшьлек Адель Сәгъдиев һәм Солтан Кәримов алды. 17 яшьлек Кирилл Сапунов ярышларда призер булды, ул икенче урын алды, - дип уртаклашты безнең хәбәрчебез белән егетләрнең тренеры Иван Платцев.