2022 елның 13-15 октябреннән Болгар шәһәренең «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.
Әлеге ярышларда 15 команда катнашты.
Югары Ослан муниципаль районының Илнур Шакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Илнур Гаязов, Дмитрий Плохов, Артем Макаров, Александр Федотов һәм Виталий Афанасьев составындагы җыелма командасы мактаулы 5 урынны алды.
Безнең команданы матур чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.