Рапс - күп функцияле культура, ул халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә, азык-төлек һәм химия сәнәгатендә, косметологиядә кулланыла.
Рапс-авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларның да, аграрийларның да кызыксынуы арта бара торган перспектив культура.
Безнең районда «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиесе рапс игә, барлыгы 2311 га рапс чәчелде. Бүгенге көндә, һава торышының тотрыксыз булуына карамастан, рапс уңышын җыю дәвам итә. Безнең район кырларында барлыгы 580 га суктырылган - 812 тонна. уртача уңышлылык 14 ц/га булган рапсны җыеп алуга 16 комбайн җәлеп ителгән. Һава шартлары яхшы булганда, киләсе атнада рапсны җыештыру планлаштырыла.