Матюшино мәктәбенә-135 ел!

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

20 октябрь көнне үзебезнең Матюшино мәктәбенә 135ел тулды! Юбилейлы  туган көнен билгеләп үтәргә кунаклар, педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар җыелды. Сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Шәрәфиева Римма Әнвәр кызы чыгыш ясады.
        
Мәктәпкә һәм педагогик коллективка бик күп җылы сүзләр әйтелде. Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович, «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Янтыкова Фәридә Рәхимҗан кызы, «Мәгариф бүлеге» начальнигы Яковлева Разилә Хәлим кызы, Татарстан Республикасынын  Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Шувалова Диләрә Даниял кызы мәктәпнең республика һәм район мәгарифенә керткән өлешләрен билгеләп үттеләр һәм мәктәпкә чәчәк ату һәм белем бирү һәм тәрбияләүнең инновацион технологияләрен кулланып  эшләүдә яңа казанышлар теләделәр 
       
Мөхтәрәм кунаклар: директор Алексеева Галина Федоровна һәм башлангыч сыйныф укытучысы Солтанова Гайшә Ярулла кызы. Бу укытучыларыбез белэн без горурланабыз. Аларның игелек һәм мәхәббәт белән әйтелгән сүзләре мәктәп коллективы өчен аеруча кадерле.
    
Инде  безнең белән булмаган укытучыларны искә хөрмәт белән искә төшерделәр. Аларның күбесе Бөек Ватан сугышы ветераннары: Манаев Алексей Михайлович, Кузовенина Анастасия Тимофеевна, Лукоянов Николай Иванович, Пронягин Сергей Васильевич. Залда аларның балалары бар иде. Лилия Алексеевна Манаева әтисе турында сөйләде һәм укытучы-ветеранның шигырьләрен укыды.
     
Сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар чыгыш ясады.
Бәйрәм концертында укучылар һәммәбезне шаккаттырдылар, үзешчән сәнгать номерлары һәм мәктәп театры спектакле белән сөендерделәр.
    
Мәктәп коллективы безнең белән мәктәп һәм Бакча – Сарай авылы тормышындагы шундый истәлекле вакыйганы уртаклашырга вакыт тапкан һәркемгә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International