"Иннополис Лицее" базасында гомуми белем бирү учреждениеләрендә бәяләү процедураларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төбәкара методик семинар узды.
Әлеге семинар эшендә Калининград өлкәсе Гусев шәһәреннән укытучылар һәм Югары Ослан районының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Семинарда белем бирү учреждениесенең эш системасы дәрес фрагментлары һәм мастер-класслар аша предмет һәм шәхес нәтиҗәләрен диагностикалау, мониторинглау һәм бәяләү процедураларын куллану юлы белән педагогик инструментарий тәкъдим ителде. Семинарда катнашучылар проект эшчәнлеген белем бирү сыйфатын күтәрү инструменты буларак күрделәр һәм проектларны лицей укучыларының үзләре тәкъдим итүгә лаеклы бәя бирделәр.