Бүген, 31 октябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү, авыл җирлекләре территорияләреннән зур чүп-чар чыгаруны тәмамлау, юридик затларның салым бурычлары, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм яңа объектларда төзелеш кимчелекләрен бетерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен әзерләү мәсьәләләре каралды.