Югары Ослан муниципаль районы Иҗтимагый советы тарафыннан гомуми белем бирү учреждениеләре тарафыннан белем бирү эшчәнлеген башкару шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү эше алып барыла.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатыннан, район сайтында тиешле анкета тутырып, учреждениеләр тарафыннан белем бирү эшчәнлеген тормышка ашыру шартларының сыйфаты турындагы фикерегезне калдыра аласыз. Бу процедура шулай ук барлык урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә бара.
Белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү белем бирү эшчәнлеге, укучыларны әзерләү һәм белем бирү программаларын тормышка ашыру турында мәгълүмат алуга юнәлдерелгән.