Бүген, 1 ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Россия Федерациясе милкендәге торак урыннарны хосусыйлаштыру буенча 2 кеше кабул ителде.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Бу сораулар буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.