Бүген Октябрь авыл җирлегендә яңа Болгар авылында яшәүче Фирадия Закир кызы Гүзәлбаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әлеге истәлекле вакыйга белән Фирәдия Закир кызын Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов котладылар.