Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көнгә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «закон сагында»дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Укучылар игътибарына төрле материал – газета-журналлардан мәкаләләр, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, хокук саклау органнарын булдыруның башында торучылар турында документаль һәм нәфис әдәбият тәкъдим ителде. Ә детектив сөючеләр үзләре өчен яраткан китабын табачак.