«Россия Федерациясендә түләүсез хокукый ярдәм турында» законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән бөтен ил буенча Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак.
2022 елның 18 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Советының утырышлар залында Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе, социаль яклау, мәгариф, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр: ятим балалар, ата – ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (84379)2-26-16 8.00 дән 16.00 гә кадәр