Югары Ослан спортчысы каратэ буенча дөнья беренчелегендә призер булды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Орел шәһәрендә каратэ буенча дөнья чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу турында Төркия, Греция, Казахстан, Иран, Пакистан, Армәнстан, Куба, Россия, Абхазия, Беларусь һәм Көньяк Осетия Республикаларыннан 2000нән артык спортчы үзләре турында белдерде.
Югары Ослан спортчылары да актив катнаштылар һәм үз осталыкларын күрсәттеләр.
- Платцев Никита дөнья чемпионаты һәм беренчелеге призеры булды, - дип уртаклашты тренер Иван Платцев.
Яшь спортчыны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Спортчыларны экипировкада булышканнары өчен тренер "Август-Кама Тамагы"ҖЧҖкә рәхмәт белдерә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International