Территорияне төзекләндерү

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Югары Ослан авыл җирлеге территориясен төзекләндерү җирле бюджет, шулай ук дәүләт ярдәме программалары хисабына алып барыла.

Подрядчы оешма хезмәткәрләре Югары Осланның Совет урамындагы җәяүлеләр күперен реконструкцияләүгә керештеләр.

Әлеге җәяүлеләр күпере күп еллар элек төзелгән һәм капиталь ремонт таләп ителгән. Хәзер халык үз куркынычсызлыгы өчен борчылмыйча, аның аша ышанычлы уза алачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International