Республиканың барлык эре шәһәрләрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре ел саен уздырыла һәм традициягә әверелде.
Төп максат-шәһәрлеләрне яңа, табигый авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү. Продукциягә бәяләрне билгеләгәндә, иң беренче чиратта әлеге мәсьәләнең социаль ягы исәпкә алына,чөнки ярминкәләргә төп килүчеләр булып мөкиббән яшьтәге кешеләр - пенсионерлар тора. Ярминкәгә китерелгән продукциягә ихтыяҗ зур һәм ул һәрвакыт яңа һәм табигый булганга.
Ә авыл халкы өчен ярминкә мәйданы шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату урыны булып тора.
Көзге ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.