Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Open Space Market белән берлектә, «яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр» максатын тормышка ашыру кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булган яшьләр арасында эшкуарлык эшчәнлеге кысаларында Иң яхшы кейска конкурс үткәрә (алга таба-Конкурс).
Агымдагы елның 16, 17, 18 декабрендә «Казан-МЕГА» сәүдә-күңел ачу үзәге территориясендә Open Space Market (алга таба – чара) узачак. 10 күргәзмә урыны бүлеп биреләчәк, аларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булган 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр үз товарларын тәкъдим итә һәм эшкуарлык эшчәнлегендә практик тәҗрибә туплый алачаклар. Күргәзмә урыннары түләүсез бирелә, барлык керем акчалары күргәзмәдә катнашучыга тапшырылачак.